Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган. Казан шәһәренә керүче машинага терлек ташыганнан соң тиешле дезинфекция чаралары үткәрелмәгән. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы административ җаваплылыкка тартыла.