ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Арча районыннан Чуваш республикасына баручы машинада ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек ташылуын ачыклаган. Гаепле затка карата штраф турында протокол төзелгән.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районында ветеринария белешмәсе булмаган килеш оештырылган 150 баш үрдәк сатуны ачыклаган.  Ветеринария кагыйдәләрен бозучыга карата административ җәза каралган.


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстанда иясез этләрнең исәбен алу һәм FIFA 2018 футбол буенча чемпионатына әзерлек темасына багышланган эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмә барышында иясез этләр аркасында таралырга мөмкин булган куркыныч авырулар, эпидемиология халәте, приютлар эше турында сүз барды.

Түбән Кама шәһәре коллективы белән очрашудан соң Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Түбән Кама районы ветеринария берләшмәсе коллективы белән очрашты. Коллективка яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул Раниль Шарапов. Моңа кадәр раниль Ринатович Нурлат районындагы ветеринария берләшмәсен җитәкләгән иде.

Бүген Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Түбән Кама шәһәре ветеринария берләшмәсе коллективы белән очрашты һәм яңа җитәкчене тәкъдим итте. Коллектив Фаиз Динмөхәммәтовны тантаналы рәвештә лаеклы ялга озатты. Түбән Кама шәһәре ветеринария берләшмәсен Ильназ Әглиуллин җитәкли. Моңа кадәр ул Түбән Кама районы ветеринария берләшмәсен җитәкләгән иде.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре коррупциягә каршы лекция тыңладылар. Доклад белән идарә юристы Артур Исмагилов, дәүләт хезмәте бүлеге советнигы Игорь Мазуров чыгыш ясады.

Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы “Коррупциягә каршы барыбыз бергә!” дип исемләнгән яшьләр бәйгесен оештыра. 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге катнашучылар коррупциягә каршы социаль реклама әзерләргә тиеш булачак. Бәйгегә материалларны 2 июльдән 19 октябрьгә кадәр  www.anticorruption.life  электрон адреска юлларга була.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы үзәк хастаханәдә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында туңган балыкка ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Ветеринария өлкәсендәге җитешсезлекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.  

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районында гражданнар зары буенча умраталыкта ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерә. Тикшерү барышында бал кортларын тотканда ветеринария таләпләре төгәлл үтәлмәү ачыклана. Умарталык хуҗасына карата проткол төзелгән.  


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары постта кизү вакытында ветеринария таләпләрен бозып авыл хуҗалыгы кошларын ташу очрагын ачыклаган. Гаеплегә карата протокол төзелгән.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International