2018 нче елның 17 июлендә Республика ветеринария лабораториясе тикшерүләре нәтиҗәсендә кош гриппы вирусы ачыкланды. Патологик материаллар Чүпрәле районы Шланга авылыннан (71 баш кош юк ителгән), Кайбыч районы Ульяновка авылыннан (35 баш кош юк ителгән), Тәтеш районы Вожжи авылында (59 баш кош юк ителгән), Апас районы Югары Балтай авылыннан (16 баш кош юк ителде), Апас районы Кече Күккүзе авылыннан (60 баш кош юк ителгән), Кама тамагы шәһәр тибындагы бистәдән (3 төрле урында 106 баш кош яндырылган) китерелгән. Бүгенге көнгә барлыгы 350 баш кош-корт яндырылган.
Хәзер бу районнарда инфекцияне бетерү буенча эшләр башкарылган, авыру кошлар гына түгел, хуҗалыкта булган башка кош-кортлар да яндырылган. Авыру кошлар торган урыннарда дезинфекция үткәрелгән. Ветеринария белгечләре йорттан йортка йөреп кош-корт асраучылар белән аңлату эшләре алып бара.
Чувашия республикасы белән чиктәш районнарга керү юлында 5 урында көчәйтелгән ветеринария-полиция постлары урнаштырылган. Республиканың башка районнарында исә ашыгыч рәвештә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышлары уздырыла. Кош асраучылар белән очрашулар оештырыла. Республика территориясендә авыл хуҗалыгы кош-кортларын сату катгый рәвештә тыелган.
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе югарыда санап үтелгән районнарда карантин игълан итү турында президент Карары проектын әзерләде.
Якынча исәпләүләр буенча, авыру кошлар Чуваш республикасыннан кергән булырга мөмкин. Авыл халкы аларны базарда яки урамда сатып йөрүчеләрдән алган.