ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән машинаны туктата. Бу күренеш авыл хуҗалыгы Приказын тупас бозу дип санала. Гаепле затлар штрафка тартылачак.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа һәм Чүпрәле районнары ветеринария берләшмәләре белгечләре белән берлектә үәз районнарына кош гриппы авыруын кертмәс өчен саклану чаралары күрәләр.


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

15 нче июль көнне Казан территориаль бүлеге инспекторалыр Казан шәһәрендә 4 урында тиешле документлары булмаган килеш 4 урында кошлар сату очрагын кисәткән. Гаеплеләргә штраф салынган, кошлар сату туктатылган.

 

15 нче июль көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында терлекчелек продукциясен тиешле шартларда ташымау очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Чуваш республикасына ветеринария кагыйдәләрен үтәмичә эре мөгезле терлек ташу фактын ачыклаган. Гаепле затларга карата штраф салынган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында 22 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган: Удмурт республикасыннан Ульян өлкәсенә ташылучы малларга ветеринария белешмәсе бирелмәгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәгән өчен админстратив җаваплылык каралган.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Кызыл Шәрыкъ” оешмасына караган терлекчелек комплексында 790 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Кызыл Шәрыкъ” оешмасына караган терлекчелек комплексында 790 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.


13
июль, 2018 ел
җомга

Цивильск – Сызрань юлында Апас территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагын ачыклаган: 100 баш үрдәк бәбкәләре ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Әлеге факт буенча административ штраф каралган.

13 нче июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә Базарлы МАтак авылында тиешле булмаган урында оештырылган сату урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагы ачыкланган. Сәүдә туктатылган, гаепле зат җаваплылыкка тартылган.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International