Республика ветеринария лабораториясе эшчәнлеге хакында

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

16 нчы июльдән – 20 нче июль көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 433 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 601 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 1150 тапкыр кан тикшергән, 126 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 6 тапкыр паталогик материал, 4 терлек мәетен  тикшергән;

-         Биохимия бүлеге 33 тапкыр терлек азыгын, 19 тапкыр кан тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 98 тапкыр дуңгыздан патологик материал, 22 тапкыр кош материалын, 122 төрле продукция, 15 тапкыр төрле азык тикшергән;

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 2 тапкыр сөт тикшергәннәр, 6 тапкыр бал, 3 тапкыр ит, тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 45 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 2 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән, 3 тапкыр азык-төлек тикшергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International