Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа – Яльчики юлында кизү вакытында баш бозау һәм 0,5 тонна фураж ташыганда ветеринария таләпләре тупас бзылу очрагын ачыклаган: йөккә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Транспорт чарасы Татарстанга кертелмәгән, кире Чуваш республикасына озатылган.