ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Балтач районы ветеинария берләшмәсендә “Мин - булачак ветеринар табиб” дип исемләнгән иҗат бәйгесенә нәтиҗәләр ясадылар. Барлыгы 25 бала “Рәсем”, “Фоторәсем”, “Инша” номинацияләрендә катнашты. Иҗат эшләренә районның мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәктәп укытучысы, җирле газет корреспонденты, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе бәя бирде. Бәйгедә катнашучы бер генә бала да бүләксез калмады. Аларга мәктәп өчен кирәк-яраклар тапшырылды.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзәндә урнашкан тарату үзәгендә планнан тыш тикшерү үткәрде. Ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерүне прокуратура тәкъдиме белән оештырганнар. Табылган икмчелекләр буенча административ хокук бозу турында протокол төзелгән.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас – Чирмешән постында кизү вакытында 6 кг ит калдыкларын ветеринария белешмәсе булмаган килеш Казаннан Чуваш республикасына ташу очрагын кисәткән. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.

 

31 нче июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 27 берәмлек транспорт чарасын тикшергәннәр. Шуларның 19 ында ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Транспорт чараларын тикшерү вакытында тиешенчә пломбалаштырылмаган цистернада сөт ташу очрагы ачыкланган. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.

31 нче июль көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас – Чирмешән юлындагы ветеринария-полиция постында 156 кг күләмендә колбаса эшләнмәләрен ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган: продукция ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.

 


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

31 нче июль көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш районы Столбище авылында ике урында күркә итен саткан вакытта ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – продукциягә ветеринария белешмәләре булмаган. Ветеринария таләпләрен бозучы административ штрафка тартылган.

 

Лаеш районы Столбище авылында Казан территориаль бүлеге инспекторлары суыту җиһазлары булмаган килеш колбаса эшләнмәләер сату очрагын ачыклаган. Продукция сатканда тиешле температурадан ике градуска артык булуы исбатланган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш районы Столбище авылында ветеринария белешмәләре булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сату фактын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сату туктатылган. Гаеплеләр штрафка тартылган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары каз итен ташыганда ветеринария таләпләрен үтәмәү фактын ачыклаган: казларга тиешле ветеринария белешмәләре булмаган. Административ хокук бозучы штраф түләячәк.

 

31 нче июль көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары сату өчен Казанга китерелгән сөткә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Гаепле затка карата административ штраф түләргә туры килә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International