31 нче июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 27 берәмлек транспорт чарасын тикшергәннәр. Шуларның 19 ында ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Транспорт чараларын тикшерү вакытында тиешенчә пломбалаштырылмаган цистернада сөт ташу очрагы ачыкланган. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.