Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районында кош гриппын булдырмау максатларында, йорт буенча йөреп профилактика чаралары үткәрә. Халык белән аралашу вакытында кош-кортлар һәм дуңгызлар асраганда ветеринария таләпләрен үтәү мөһимлеген искәртәләр.
2 нче август көнне “Малиновка” постында Казан территориаль бүлеге инспекторлары Татарстанга тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән транспорт чарасы керүен кисәткәннәр. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа районындагы Запасов Н.В шәхси эшмәкәрдә прокуратура таләбе буенча ветеринария кагыйдәләре үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр ачыкланган. Нәтиҗәдә, гаепле затка административ штраф каралган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районында граңданнар зары буенча шәхси хуҗалыкта умарта күчен тикшерде. Бал кортларын асраганда ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен хуҗа административ штрафка тартылган.
Баш ветеринария идарәсенең ревизион эшче төркеме Әлки районы ветеринария берләшмәсендә 2016 нчы елның беренче ноябреннән 2018 нче елның 1 июленә кадәрге вакыт аралыгында финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Республика ветеринария лабораториясе директоры МАрс Валиев җитәкчелегендә киңәшмә үтте.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы Кәлимуллин фермерлык хуҗалыгында прокуратура таләбе буенча планнан тыш тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ачыкланган ветеринария өлкәсендәге кимчелекләр буенча, фермерга административ җаваплылык турында протокол төзелгән.
Бүген Арча районы ветеринария берләшмәсендә агымдагы елның узган 7 аена эш нәтиҗәләре ясадылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев, районның участок ветеринария табиблары, авыл хуҗалыгы берләшмәләрендәге мал табиблары, берләшмә белгечләре катнашты. Районның баш эпизоотологы Айрат Фазлеев җыелганнарны Россиядә һәм Татарстандагы эпизоотия хәле белән таныштырды. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов мал табибларының эшенә нәтиҗәләр ясалды һәм киләсе айга бурычлар куйды.