Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылган

2018 елның 10 августы, җомга

9 нчы август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 8 ендә ветеринария инспекторлары контролендә булырга иешле йөк ташылган. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре ташу очрагы ачыкланган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International