ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында Пермь өлкәсеннән Ульян өлкәсенә баручы машинада 12 баш эре мөгезле терлек бозауларын ташуда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый. Маллар ветеринария белешмәсеннән башка ташылган. Әлеге факт өчен гаепле зат административ штрафка тартыла.

8 нче август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула - 1” постында 244 кг күләмендә суытылган балык ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе алынмаган була. Гапеле затны административ штрафка тарталар.

8 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 22  берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 11 ендә ветеринария контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Транспорт чараларын тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу факты ачыкланган: сөт тиешенчә ябылмаган цистернада ташылган. Гаепле зат штраф түләячәк.  

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашия республикасыннан килүче машинаның маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үтмәгәнлеген ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле зат штрафка тартылган.

8 нче август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә сыер итен сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: ит ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сату туктатылган.

8 нче август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә районындагы постта 100 кг күләмендә колбаса эшләнмәләре ташыганда ветеринария таләпләрен бозу фактын ачыклаган: транспорт чарасы тиешле температураны саклый торган җиһазлар белән тәэмин ителмәгән. Әлеге күренеш Таможня Союзының Техник Регламентын бозу дип санала. Гаепле затка штраф салынган.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

8 нче августтан 12 сенә кадәр Сахалин өлкәсендә WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” VI нчы милли чемпионат финалы үтә. Бүген аны ачу тантанасы үтте. 63 компетенция буенча төп ярышлар Көньяк Сахалиндагы “Аллея” комплексында һәм Корсаков районындагы “Пушистый” аэродромында үтәчәк. Ярышларда “Ветеринария” компетенциясе буенча Татарстанны Буа ветеринария техникумы студенты  Анжелика Тәҗетдинова тәкъдим итәчәк.  

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы кизү постында терлекләрне машинада ташыганда втернария таләпләре үтәлмәү очрагы ачыкланган: маллар транспорт чарасында тиешенчә бәйләмичә урнаштырылган. Гаепле затны административ штрафка тарталар.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Саескан тавы постында кизү вакытында 22 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Шуларның 13 ендә ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Тикшерү вакытында ике тапкыр ветеринария таләпләре үтәлмәү факты ачыкланган. Терлекчелек продукциясе ветеринария белешмәсеннән башка ташылган. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инпсекторлары Кайбыч – Камышлы юлында ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: 20 тонна сөт ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затка карата административ хокук бозу турында проткол төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International