Әлмәт территоприаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районындагы бер умарталыкны тикшергәндә бал кортлары асраганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Умарталык хуҗасы административ штрафка тартылган.
27 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
25 нче август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Тукай районында 10 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
24 нче август көнне Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сарыклар тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы законын үтәмәүче штрафка тартылган.
27 нче август көнне Баулы ветеринария берләшмәсендә узган айга эш нәтиҗәләре ясалды. Киңәшмәдә районның барлык ветеринария белгечләре, шул исәптән хуҗалыклардан да, чакырылган иде. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илшат Гаязов белгечләр алдына яңа максатлар куйды.
27 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино Нурлат юлындагы постта кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 15 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Тикшерү вакытында сөтне тиешенчә ябылмаган цистернада ташу очрагы ачыкланган. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен үтәмәү дип санала. Гаеплегә карата штраф салынган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары М – 7 трассасында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә дежур вакытында Чиләбе өлкәсеннән Киров өлкәсенә 6 баш ат ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
![]()
27 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Агро Основа” җәмгыяте хуҗалыгындагы 1085 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
27 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта 950 баш тавык ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган. Кошлар тиешенчә дезинфекция үтмәгән транспорт чарасында ташылган. Ветеринария таләпләрен бозу штрафка тартылган.
20 нче августтан 27 сенә кадәр вакыт эчендә Россия Федерациясе территориясенең Калининград өлкәсендә дуңгызларда африка чумасы авыруының йорт хайваннарында бер, кыргый фаунада бер очрагы теркәлгән. Самара өлкәсендә нодуляр дерматит авыруының дүрт очрагы теркәлгән. Тула өлкәсендә һәм Колмыкиядә бруцеллез авыруы теркәлгән.