28 нче август көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары Кукмара районындагы “Урал” хуҗалыгында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләренең тиешенчә үтәлмәве ачыкланган. Табылган кимчелекләр буенча протокол төзелгән.
28 нче август көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары Питрәч районында урнашкан “Рацин Шали” терлекчелек комплексында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләрен төгәл үтәмәү очраклары ачыкланган. Җаваплы затлар штрафка тартылган.
28 нче август көнне Саба территориалҗ бүлеге иснпекторлары Кукмара районында урнашкан “Вахитов” хуҗалыгында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерүнәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган икмчелекләр бетерелгән, ветеринария таләпләре бозылу очрагы ачыкланмаган.
28 нче август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә терлекчелек продукциясен ташыганда Таможня Союзының Техник Регламентын бозу очракларын ачыклаган. Һәр очрак буенча да гаепле затларга административ штраф каралган.
28 нче август көнне Мәскәү – Уфа юлында Саба территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан районыннан Балык Бистәсенә 5 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: маллар тиешенчә бәйләнмәгән була. Гаепле затка штраф каралган.
28 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары “Таврия-2” постында ит ташыганда Таможня Союзы Техник Регламенты үтәлмәү фактын ачыклый. Ит ташучы транспорт тиешле температураны саклый торган җиһазлар белән тәэмин ителмәгән. Техник Регламентны үтәмәүче административ штрафка тартылган.
27 нче август көнне “Малиновка” постында Казан территориаль бүлеге инспекторлары Татарстаннан Чувашиягә баручы машинада эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаганнар. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнар кабул итүне Әлмәт шәһәрендә уздырды. Ул Әлмәт районы ветеринария берләшмәсендә үтте. Җитәкче янына үзләрен борчыган сораулары белән Әлмәтлеләр генә түгел, күрше районнардан да гражданнар килгән иде.
26 нчы август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары Әгерҗе шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш бал сату очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы Законны үтәмәүче эшмәкәр административ штрафка тартылган.
28 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта 200 баш тавык ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: авыл хуҗалыгы кошлары тиешенчә дезинфекция үтмәгән транспортта ташылган. Ветеринария таләпләрен бозу факты буенча протокол төзелгән.