Арча районы ветеринария берләшмәсендә айлык исәп-хисап җыелышында ветеринария көнен дә билгеләп үттеләр. Татарстанда ветеринария хезмәте оешканга 25 ел тулу уңаеннан, Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
27 нчы августтан – 31 нче август көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 1801 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 254 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 996 тапкыр кан тикшергән, 3 тикшерү котыру авыруын ачыкларга үткәрелгән;
- Бактериология бүлеге 7 тапкыр паталогик материал тикшергән;
- Биохимия бүлеге 6 тапкыр терлек азыгын тикшергән;
- ПЦР бүлеге 1238 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 4 тапкыр сөт тикшергәннәр, 3 тапкыр бал, 2 тапкыр сөт продукциясен тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 127 тапкыр капрологиягә, 2 тапкыр бал кортына тикшерү үткәрелгән;
- Радиология бүлегендә 11 тапкыр терлек азыгын, 1 тапкыр сөт тикшерелгән;
- Токсикология бүлегендә 39 төрле материал тикшергәннәр.
1 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Кызыл Яр авылында елга балыгы сатканда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Ветеринария законын бозу очрагы ачыкланмаган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Белем көненә багышланган тантанада катнашты.
Марат Әхмәтов студентларны һәм мөгаллимнәрне яңа уку елы башлану белән котлады.
«Кадерле дуслар, студентлар, Татарстан аграрийлары арасына рәхим итегез. Мин үзем дә шул академияне тәмамлаган идем, һәм шунда укып чыгуыма бик шатмын. Без биредә төпле белем алдык һәм аны җитештерү эшчәнлегендә генә түгел, ә тормышта та куллана алдык», - дип билгеләп үтте министр.
«Сез яңа уку елына яңартылган матди-техник база белән керәсез, югары уку йортының тышкы ягы гына түгел, ә эчке ягы да нык үзгәрде. Әлбәттә, без матди-техник базаны яңартуны дәвам итәчәкбез. Хәзер сезнең өчен җитештерү практикасын уза торган хуҗалык булдыру буенча эш алып барабыз», - диде Марат Әхмәтов.
Үзенең котлау чыгышында ул шулай ук беренче курска килүчеләрне республика агросәнәгать комплексының торышы белән таныштырды.
«РФ субъектлары арасында безнең республика авыл хуҗалыгы продукция җитештерүне тулаем күләме буенча 3 нче урында тора. Сөт терлекчелеге буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 1 нче урында. Авыл хуҗалыгын үстерү, авыл тормыш рәвешен саклап калу буенча күп программалар гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгына шундый саллы ярдәм күрсәтә торган башка бер субъект та юк әле», - диде Марат Әхмәтов.
Хөрмәтле коллегалар, ветеринария белгечләре! Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен олы рәхмәт сезгә! Ветеринар хезмәте зур түземлек сорый. Табибларның үз эшенә бирелеп хезмәт куюы Татарстанда төрле йогышлы авыруларны булдырмауга, вакытында саклану чаралары күрүгә китерә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, авыр эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телим!
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Чын күңелдән сезне Республика көне белән котлыйм! Бүген безнең республика даими үсештә булган алдынгы регион. Татарстанның алга таба үсешендә ветеринария хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Бәйрәм уңаеннан эшегездә зурдан-зур уңышлар, гаилә иминлеге, аяз күк йөзе телим!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов.
28 нче август көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары Кукмара районындагы “Урал” хуҗалыгында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләренең тиешенчә үтәлмәве ачыкланган. Табылган кимчелекләр буенча протокол төзелгән.
28 нче август көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары Питрәч районында урнашкан “Рацин Шали” терлекчелек комплексында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләрен төгәл үтәмәү очраклары ачыкланган. Җаваплы затлар штрафка тартылган.
28 нче август көнне Саба территориалҗ бүлеге иснпекторлары Кукмара районында урнашкан “Вахитов” хуҗалыгында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерүнәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган икмчелекләр бетерелгән, ветеринария таләпләре бозылу очрагы ачыкланмаган.
28 нче август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә терлекчелек продукциясен ташыганда Таможня Союзының Техник Регламентын бозу очракларын ачыклаган. Һәр очрак буенча да гаепле затларга административ штраф каралган.