28 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары “Таврия-2” постында ит ташыганда Таможня Союзы Техник Регламенты үтәлмәү фактын ачыклый. Ит ташучы транспорт тиешле температураны саклый торган җиһазлар белән тәэмин ителмәгән. Техник Регламентны үтәмәүче административ штрафка тартылган.