ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта кизү вакытында кошлар ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган: 50 баш авыл хуҗалыгы кошлары тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән транспорт чарасында ташылган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен протокол төзелгән.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

4 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы “Колобок” балалар бакчасында планлы тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагын ачыклаган: терлекчелек продукциясенсаклау вакыты чыккан, продукция саклау шартлары үтәлмәгән. Ветеринария таләпләре үтәлеше өчен җаваплы зат административ штрафка тартылган.  

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган икмчелекләрнең үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында балалар бакчасында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган. Алдан табылган икмчелекләр үтәлгән.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагерында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария законын бозу очрагы ачыкланмаган.

4 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган икмчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү факты ачыкланмаган. Алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

4 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә махсус рейд вакытында ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган. Хатын-кыз ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгын саткан. Сатучыга административ хокук бозу турында протокол төзелгән.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

3 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария законнарын бозу очрагы ачыкланмаган.

3 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Нурлат Сөте” предприятиясе өчен Венгриядән кайтарылган 95 баш эре мөгезле терлекне кабул итүдә катнаштылар.

3 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында ит продукциясен ташыганда Таможня Союзы Техник Реглмантын бозу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозучы штраф түләргә тиеш була.  

 

Саба территориаль бүлеге инспекторлары умарталыкта ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер кимчелекләр ачыкланган. Умарталык хуҗасы административ штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International