Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның бәйрәм котлавы

2018 елның 31 августы, җомга

Хөрмәтле коллегалар, ветеринария белгечләре! Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен олы рәхмәт сезгә! Ветеринар хезмәте зур түземлек сорый. Табибларның үз эшенә бирелеп хезмәт куюы Татарстанда төрле йогышлы авыруларны булдырмауга, вакытында саклану чаралары күрүгә китерә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, авыр эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International