ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

15 нче сентябрь дән шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр эшли башлады. Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары үбән Кама шәһәрендә 3 урында урнашкан ярминкәдә кизү тора.

16 нчы сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Олы Кайбыч авылында ветеринария таләпләрен бозып 35 кг күләмендә күркә итен сату очрагын ачыклаган. Ит продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар администртатив штрафка тартылган, сәүдә туктатылган.

15 нче сентябрь көнне Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары 120 баш үрдәк ташыганда ветеринария кагыйдәләрен үтәмәү очрагын ачыклаган: кошларга ветеринария белешмәсе булмаган. Әлеге күренеш авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын бозу дип санала.

 

Россельхознадзор Пермь өлкәсендә әзер продукциядә дуңгызларның африка чумасы вирусы табылганлыгы турында хәбәр итә. Белешмәләр нигезендә ачыкланганча, ит продукциясе 19 нче август көнне җитештерелгән. 12 нче сентябрь көнне продукциядә вирус генетик материаллары ачыкланган. Хәзерге вакытта Пермь өлкәсе ветеринария инспекциясе әлеге вирусны таратуга юл куймас өчен профилактик чаралар үткәрә.

16 нчы сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Олы Кайбыч авылында катнаш азык сатканда ветеринария таләпләрен санга сукмау очрагын ачыклаган: катнаш азык ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган, сату туктатылган.

 

 

14 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары 3 баш мөгезле эре терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: Чувашиядән китерелүче сыерларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф язылган.


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

14 нче сентябрь көнне Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары документларны тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган фактлар ачыкланган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

2018 елның 15 сентябрендә Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында  “Ат көненә” багышланган  дистанцияле  халыкара ат чабышлары узды. Чараны  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре министрлыгы,  Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Казан»  халыкара ат спорты комплексы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе, «Элита» Баш нәсел предприятиесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт  ветеринария берләшмәсе,  «Татмелиорация» ТК ҖЧҖ,  «Сервис-Агро» ҖЧҖ оештыра.

Чабышлар 40, 80 120 км  араларда узды. Шулай ук чара кысаларында  «Аргамак», «Авыл егетләре», Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призларына чабышлар планлаштырылган, «Ат көне» бәйрәме уңаеннан ат йөгәрләү тизлегенә, иң яхшы арбага, атта иң тиз йөртүгә конкурслар булды. Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре ат чабышларда ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итте.

Бүген Казанда “Кросс наций-2018” үтте. Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе белгечләре әлеге акциядә катнашты. Йөгерү трассасы ел саен меңләгән спорт сөючене берләштерә. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, эшчеләр катнаша.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Әлмәт районы вкетеринария берләшмәсендә  ортопедлар өчен тоякларны кисү һәм чистарту буенча семинар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International