Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районында тиешле булмаган урында ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдәне туктаткан: суытылган балык ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Тиешле булмаган урында оештырылган сату туктатылган, гаепле затка административ штраф каралаган.
Россельхознадзор хәбәр иткәнчә, Орлов өлкәсендә шәхси хуҗалыкта дуңгызларда африка чумасы вирусы табылган. Ливенск районында шәхси хуҗалыкта үлгән дуңгызларны тикшерү нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Хәзерге вакытта АЧС чыккан урында ветеринария хезмәте вирусны тагын да таратмас өчен чаралар алып бара, карантин игълан ителгән.
17 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында оештырылган сатуны туктатканнар. Тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөт сатылырга тиеш түгел. Сатучылыра белән аңлату эшләре алып барылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган. 170 баш авыл хуҗалыгы кошлары тиешенчә дезинфекция үтмәгән транспортта ташылган. Кагыйдә бозган өчен гаепле затлар штрафка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы авыл хуҗалыгы кооперативында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында кайсыбер ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыклан. Авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесенә кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.
17 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама базарында тиешле булмаган урында елга балыгы, сөт, эремчек, каймак сату очрагын ачыклаган. Сатылучы продукциягә тиешле ветеринария белешмәләре булмаган. Гражданкага административ штраф салынган, аңлату эшләре алып барылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлдат юлында кизү вакытында балык һәм колбаса продукцияләрен ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: продукция тиешле температураны саклаучы җиһазларсыз транспортта ташылган. Гаепле затка административ штраф каралган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә юлында кизү вакытында 10 бюаш бозаулар ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклый. Малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
10 нчы сентябрьдән – 14 нче сентябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 1118 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 749 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 1058 тапкыр кан тикшергән, 157 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 17 тапкыр паталогик материал, 2 терлек мәете, 5 төрле сөт тикшергән;
- Биохимия бүлеге 8 тапкыр терлек азыгын, 19 тапкыр кан тикшергән;
- ПЦР бүлеге 281 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 4 тапкыр сөт тикшергәннәр, 4 тапкыр бал, 2 тапкыр кош итен, 2 тапкыр балык тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 84 тапкыр капрологиягә, 2 тапкыр бал кортына, 1 тапкыр балыкка тикшерү үткәрелгән;
- Радиология бүлегендә 10 тапкыр көл тикшерелгән;
- Токсикология бүлегендә 1 патологик материал тикшергәннәр.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районында тиешле булмаган урында, ветеринария таләпләрен бозып сөт сату очрагын ачыклаган: сөткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын бозган өчен, гаепле затлар штрафка тартыла.