ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка ” постында 300 кг күләмендә сөт ташыганда ветеринария таләпләре бозылу очрагын ачыклаган. Гаепле зат штрафка тартыла.

14 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында маллар ташыганда ветеринария таләпләре бозылуны ачыклаган: Чувашия республикасынна Татарстанга ташылучы 7 баш эре мөгезле терлеккә ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат штраф түләячәк.

 

 

13 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Уфа юлында Югары Ослан районыннан Казанга ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөт ташу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле затка штраф салынган.

13 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары күчмә постта кизү вакытында ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сөт ташыганда цестерна тиешенчә пломбалаштырылмаган була. Гаепле зат административ штрафка тартылган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр ачыкланган. Нәтиҗәләр буенча гаепле затка карата административ штраф каралган.

13 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашия республикасыннан Татарстанга керүче транспопртның ветеринария таләпләрен үтәмәвен ачыклаган: транспорт чарасы маллар ташыганнан соң тиешле дезинфекцияне үтмәгән була. Ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле зат административ штрафка тартылган.

13 нче сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Левашово” комплексында 1161 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.

13 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Молькеево постында маллар ташыганда ветеринария таләпләрен үтәмәү очрагын ачыклаган – малларга тиешле ыветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга карата штраф салынган.

Саба территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары стационар постта кизү вакытында 700 кг күләмендә бал ташыганда ветеринария таләпләре бозылу очрагын ачыклаган: балга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария турындагы законны бозучы административ җаваплылыкка тартыла.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында бер партия тавык йомыркасына тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International