2018 елның 15 сентябрендә Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында “Ат көненә” багышланган дистанцияле халыкара ат чабышлары узды. Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Казан» халыкара ат спорты комплексы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе, «Элита» Баш нәсел предприятиесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария берләшмәсе, «Татмелиорация» ТК ҖЧҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ оештыра.
Чабышлар 40, 80 120 км араларда узды. Шулай ук чара кысаларында «Аргамак», «Авыл егетләре», Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призларына чабышлар планлаштырылган, «Ат көне» бәйрәме уңаеннан ат йөгәрләү тизлегенә, иң яхшы арбага, атта иң тиз йөртүгә конкурслар булды. Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре ат чабышларда ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итте.