Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган. 170 баш авыл хуҗалыгы кошлары тиешенчә дезинфекция үтмәгән транспортта ташылган. Кагыйдә бозган өчен гаепле затлар штрафка тартылган.