Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексееевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Алексеевск районындагы “Левашово” компллексында 369 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсе белгечләре аучылар белән берлектә хайваннарда котыру авыруын профилактикалау эшләре белән мәшгул: махсус вакциналар урман буйларында, иясез этлэр җыела торган урыннарга таратыла. Мондый ук эшләр Саба муниципаль районында да ветеринария белгечләре тарафыннан башкарыла.
Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре бу көннәрдә кыргый хайваннарда котыру авыруын булдырмау чараларын башкара – урман буйларында, төлкеләр һәм иясез этләр еш була торган урыннарда «Рабивак-О/333» вакцинасын тараталар. Районга барлыгы 18000 доза вакөина бирелгән. Хәзер аның 4000 таратылган инде. Котыру авыруын профилактикалау эшләрен 9 нчы ноябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырылган.
24 нче октябрь көнне дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау максатыннан Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районында махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында Елантово авылында йорт дуңгызының ирекле йөрү очрагы ачыкланган. Мал хуҗасы административ штрафка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольцо - 1” постында 1695 кг күләмендә туңдырылгын итне ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы законны бозучы административ штрафка тартылган.
22 нче – 24 нче октябрь көннәрендә Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Мөслим районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә райондагы кошчылык хуҗалыкларында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында кабат ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү очраклары табылган. Нәтиҗәләр буенча протокол төзелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Цивильск - Сызрань юлында эре мөгезле терлек ташыганнан соң тиешенчә дизенфекция үткәрелмәгән машинаны туктатып, хуҗасына протокол төзи – ветеринария таләпләре үтәлмәгән.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы Сибгат Хәким исемендәге мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үүтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә бозулар ачыкланмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында юл транспорт иминлеге инспекторлары белән берлектә сөт ташыганда ветеринария таләпләре үүтәлмәүне ачыклаган – 0,65 тонна сөткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепе зат административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Сарман районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен, терлекчелек продукциясен саклау һәм эшкәртү барышында кагыйдәләр саклануын тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Нәтиҗәдә протокол төзелгән, кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.