Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 4 урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек бозаулары сату очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен санга сукмаучылар административ штрафка тартылган.