Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә терлек продукциясен ташыганда 2 тапкыр ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган – продукция ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар штрафка тартыла.
Казан территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары “малиновка” постында Мәскәүдән Казанга ташылучы 39 кг күләмендә балык икрасына тиешле ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Гаепле кешегә карата админстратив штраф турында беркетмә төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау факты ачыкланган. Җаваплы зат аерым бер вакыт эчендә кимчелекләрне бетерергә тиеш.
Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республиканың ветеринария белгечләре хисап киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды. Терлекләрдә инфекцион авыруларны профилактикалау, күчмә ветеринария пунктлары эшчәнлеге турында да сүз барды.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашия республикасына ташылучы малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклый. Авыл хуҗалыгы министрлагы приказын үтәмәүчеләр административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары Алексеевск районы үзәк хастаханәсендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затка админситратив штраф турында беркетмә төзелгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары “Кама” постында юл патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә 864 банка уылдык ташыганда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү ачыкланган – Владимир өлкәсеннән Яр Чаллыга ташылучы продукциягә ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
12 нче ноябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә ветеринария белешмәсе булмаган килеш туңдырылган балык ташу очрагын ачыклаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Алексеевск районы интернат-картлар йорты”нда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
12 нче ноябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама икмәк комбинатында терлекчелек продукциясен саклаганда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Җаваплы затка административ штраф турында беркетмә төзелгән.