12 нче ноябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама икмәк комбинатында терлекчелек продукциясен саклаганда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Җаваплы затка административ штраф турында беркетмә төзелгән.