ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

9 нчы, 10 нчы ноябрь көннәрендә Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән кама шәһәрендә 3 урында үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тикшерү-контрольдә тоту эшләрен башкардылар.

7 нче ноябрьдән – 9 нче ноябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 1081 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 1372 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 304 тапкыр кан тикшергән, 127 тапкыр патологик материал;

-         Бактериология бүлеге 19 тапкыр паталогик материал, 8 тикшерү гистологиягә, 2 мәет тикшерелгән;

-         Биохимия бүлеге 17 тапкыр терлек азыгын, 28 төрле кан тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 62 төрле тикшерү үткәргән; 

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 4 тапкыр сөт, 1 тапкыр бал тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 9 тапкыр капрологиягә;

-         Токсикология бүлегендә 1 тапкыр патологик материал тикшерелгән, 1 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр. 

 

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Лаеш районыннан Түбән Новгород өлкәсенә тавык йомыркасын ташыганда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәвен ачыклаган – продукциягә ветеринария белешмәсе булмаган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәрендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш үрдәк түшкәләре сату очрагын ачыклаган. Гаепле затларга штраф турында беркетмә төзелгән, үрдәк итен сату туктатылган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Уфа юлында ветеринария таләпләрен үтәмичә Югары Ослан районыннан Балык Бистәсе районына маллар ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә тавыклар һәм үрдәкләр сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – кошларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Сату туктатылган, сатучыга административ штраф турында беркетмә төзелгән.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 7 урында тишле ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек бозаулары сату фактын ачыклаган. Гаепле затларның барысы да административ штрафка тартылачак.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер мәктәбендә ветеринария өлкәсендә табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозу ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

8 нче ноябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Саескан тавы постында юл патруль хезмәте белән берлектә кизү вакытында 28 берәмлек транспорт чарасы туктатылып тикшерелгән. Транспортларны тикшерү вакытындаике тапкыр терлекчелек продукциясен тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагы ачыкланган. Ике очракта да административ штраф турында беркетмә төзелгән.  


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Молькеево постында кизү вакытында Арча районыннан Чувашия республикасына ташылучы 4 баш эре мөгезле терлеккә тиешле ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Ветеринария турындагы законны бозучы административ штрафка тартылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International