Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
Баш ветеринария идарәсе
рус
тат
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Ведомство турында
Җитәкче турында
Ведомство структурасы
МАКСАТЛАР ҺӘМ БУРЫЧЛАР
Ведомство крамагындагы учреждениеләр
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе каршында җәмәгать Советы
Эшчәнлек
Беренчел проектлар
Дәүләт тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр
Коррупциягә каршы сәясәт
Кадрлар сәясәте
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Түләүсез юридик хезмәт
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәте белгечләре өчен мәгълүмат
ДОКУМЕНТЛАР
Федераль Законнар
Татарстан Республикасы Законнары
Татарстан Республикасы Рәисе карантин салу һәм юкка чыгару турында указлары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең норматив хокук актлары
Түләүле ветеринария хезмәтләре бәяләре
Таможня союзы
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Элемтә
Чыгышлар, докладлар
Файдалы сылтамалар
Сайт картасы
Правила аккредитации журналистов
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Элемтә
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Законнар
Белешмәлек мәгълүматы
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен хәл итү буенча исәп
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе
“Ворлдскиллс”ның төбәк этабындагы ветеринария компетенциясендә мәктәп укучылары да катнаша
2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе
“Ярышта Буа, Минзәлә, Әтнә техникумы укучыларыннан тыш, шушы ук районның мәктәп укучылары да бар”, - диде Булат Тәмимдаров. (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ворлдскиллс” һөнәри хәрәкәте төбәк этабының “Ветеринария” компетенциясендә мәктәп укучылары да көч сынаша. Бу хакта “Татар-информ”га Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең терапия бүлеге доценты, “Ворлдскиллс” чемпионатының “Ветеринария” компетенциясендә төбәк эсперты урынбасары Булат Тәмимдаров хәбәр итте. · 14 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда “Ворлдскиллс” хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты уза. 14-16 ноябрь көннәрендә “Ворлдскиллс” ның 76 компетенциясе һәм “Вордскиллс Юниоры”ның 38 компетенциясе буенча көч сынашалар. “Ветеринария” компетенциясе буенча ярышлар Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында уза. Урынбасар сүзләренчә, катнашучылар, нигездә, Буа ветеринария, Әтнә һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары. Шулай ук әлеге районнардан 8 һәм 10 сыйныф укучылары да көч сынаша. "Ярышларда 7 төп конкурсант һәм 7 “юниор” катнаша. Бүген алар авыл хуҗалыгы терлегенә клиник анализ (кәҗә, тавык), эткә УЗИ ясап, хирургиядә җөйләр салу, мазокның микробиологик буялышын, дисклар методы белән антибиотикларга сизгерлекне һәм ветсанитар эксперт буларак яшелчәләрнең һәм сөт ризыкларының сыйфатын, яраклылык вакытын тикшерде”, - диде Булат Тәмимдаров. “Нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк, бүген беренче генә көн бит. Без әле экспертлар белән җыелышып сөйләшмәдек, әмма барысы да үзен лаеклы күрсәтте”, - диде доцент. Төбәк этабын үткән конкурсантлар Бөек Новгород шәһәрендә узачак ярымфиналга чыга. Анда җиңгән финалистлар исә үз сәләтләрен 2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узачак “Ворлдскиллс” чемпионатында күрсәтәчәк. · Булачак мал табибларының “Ворлдскиллс” хәрәкәтендә катнашып, җиңү тәҗрибәләре бар. Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Таҗетдинова Көньяк Сахалинда Россия буенча беренче урынга лаек булды. Шулай ук Минзәлә техникумы студенты Ринат Пирогов әлеге чемпионатның республика турында икенче урын алды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!
24
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә терлекләрнең һәм кошларның хәрәкәтен көн саен тикшереп тору
Авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кошларын, шулай ук терлек продукциясен ветеринария документларыннан башка рөхсәтсез ташуны булдырмау максатыннан, ветеринария идарәсе хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында, Татарстан Республикасы территориясендә терлекләр һәм кошларның хәрәкәтен һәркөнне тикшереп торалар.
21
апрель, 2026 ел
Ветеринария сертификациясе һәм исәпкә алу системалары белән эшләүчеләр өчен мөһим мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системаларыннан (ФГИС) файдаланучыларга консультацияләр бирүне һәм һөнәри ярдәм күрсәтүне гамәлгә ашыруы турында хәбәр итә.
20
апрель, 2026 ел
ТР МК Баш ветеринария идарәсе хәзер MAX та!
Барлык яңалыкларны беренчеләрдән булып белү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең рәсми каналына язылыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз