3 августтан республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында планлы көзге диагностик тикшеренүләр, ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чаралар үтәүгә старт бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең эш киңәшмәсендә катнашты.
Россиянең иң инновацион төбәге тәҗрибәсе турында масштаблы ике атналык онлайн-чара һәм татарстанлылар, партнерлар һәм экспертлар белән аралашу өчен коммуникацион платформа.
21 - 24 сентябрьдә Татарстанда Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы узачак. Чара цифрлы технологияләр өлкәсендә урнашкан халыкара фәнни һәм эшлекле элемтәләрне саклау һәм үстерү максатларында онлайн-форматта оештырыла.
Республиканың агросәнәгать комплексында сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру, җитештерү күрсәткечләрен арттыру, югары продуктлы таналар үстерү, сөт җитештерү, терлекләрне ашату һәм үрчетү мәсьәләләрендә практик ярдәм күрсәтү максатларында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек секторы үсешен анализлау буенча эшче төркем төзелде.
Казан губернасында Хайваннар авыруларына беренче диагностик тикшеренүләр Казан ветеринария институтының Бактериология станциясе ачылганнан соң (1892 елның 31 мае) 1892 елда үткәрелгән.
Биектау районында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларның 42 нче республика конкурсы, шулай ук зоотехник-селекционерларның 3 нче конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ДНП(ГПП) АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
30 ел дәвамында ветеринария хезмәте башлыгында авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария бүлеге, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү һәм әзерләү министрлыгы була.
Бүген Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында ветеринария клиникалары эше турында киңәшмә узды.
XX гасырның икенче яртысында Татарстан АССРның ветеринария хезмәте уңышлы үсүен дәвам итә. 1960 елның 1 гыйнварына республикада 442 дәүләт ветеринария учреждениесе исәпләнә. Дәүләт ветеринария челтәрен камилләштерү СССР Министрлар Советының 1963 елның 27 сентябрендәге «Илдә ветеринария эшен яхшырту һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеген көчәйтү турында»гы карарын гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә барлыкка килде. Район ветеринария хастаханәләре Хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча район станцияләренә үзгәртеп корылды, участок ветеринария хастаханәләре булдырылды.