Татарстан АССРда ветеринария хезмәте структурасын камилләштерү

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

XX гасырның икенче яртысында Татарстан АССРның ветеринария хезмәте уңышлы үсүен дәвам итә. 1960 елның 1 гыйнварына республикада 442 дәүләт ветеринария учреждениесе исәпләнә. Дәүләт ветеринария челтәрен камилләштерү СССР Министрлар Советының 1963 елның 27 сентябрендәге «Илдә ветеринария эшен яхшырту һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеген көчәйтү турында»гы карарын гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә барлыкка килде. Район ветеринария хастаханәләре Хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча район станцияләренә үзгәртеп корылды, участок ветеринария хастаханәләре булдырылды.

70 нче елларда дәүләт һәм җитештерү ветеринария хезмәтенең алга таба үсеше дәвам итә. 1972 ел башына 2088 кеше штаты белән 429 ветеринария учреждениесе була.

9 ел эчендә түбәндәге үзгәрешләр булды:

- зона ветеринария лабораторияләре булдырыла;

- совхозлар махсуслаштырылган терлек сәнәгате, дуңгызчылык, кошчылык сәнәгате, племпром, җәнлек үрчетү, җиләк-җимеш сәнәгате, зона трестлары һәм берләшмәләренә берләштерелә, алар составында тиешле совхозларда ветеринария эшчәнлеге белән җитәкчелек итү өчен Баш ветеринария табиблары вазыйфалары гамәлгә куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International