Бүген Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында ветеринария клиникалары эше турында киңәшмә узды.
Киңәшмә ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә ТРМинистрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре, территориаль бүлекләр һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.
Район ветеринария клиникаларының эшен дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов анализлады.
Киңәшмә барышында катнашучылар шулай ук мөгезле эре терлекләрнең сакланышын анализлау белән дә таныштылар.