Бүген Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария һәм санитария экспертлары өчен оештырылган әзерлек курслары башланды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белгечләр белән очрашты, укуларында уңышлар теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында район ветеринария берләшмәләренең эше турында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә барды.
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге идарәсе башлыгы Татьяна Балагула, себер түләмәсен кешеләргә йогуның яңа очракларына юл куймас өчен, хайванның сәламәт булмавын ничек билгеләргә икәнен аңлатып сөйләде.
Республикада пландагы язгы ветеринария-профилактика чаралары тулы көченә бара. Эпизоотиягә каршы чаралар республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиология һәм эпизоотия иминлеген тәэмин итү максатларында үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Балык Бистәсе район ветеринария берләшмәсендә узган ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Буа ветеринария техникумында "Профессионаллар - 2023" һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты җиңүчеләрен котлады.
Бүген Питрәч муниципаль районында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннар авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Лаеш муниципаль районында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан ителде. Идарәнең ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге буенча Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт территориаль бүлекләренә инспекторлар эшкә чакырыла.
Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат конференциясе узды. Матбугат очрашуы тиз йогышлы кош гриппы вирусының Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм таралуына юл куймау темасын яктыртты. Журналистлар белән очрашуга Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин килде.