Лениногорскида терлекчелек буенча зона киңәшмәсе узды. Доклад белән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Ногманов Илдар чыгыш ясады.
Чарада шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Михайлова Зөлфия катнашты.