Бүген Кайбыч районында «2023 елның I кварталы өчен терлекчелек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар»зона семинар– киңәшмәсе узды.
Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә шулай ук терлекчелек буенча консультантлар, УСХ һәм П племделе, районның РГВО башлыгы, ТР аграр югары уку йортлары вәкилләре, инвестиция компанияләре җитәкчеләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм зоотехникалары катнашты.