Биектау районында “2023 елның 1 кварталында терлекчелек йомгаклары һәм алда торган бурычлар” темасына семинар-киңәшмә узды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Семинар башланыр алдыннан кунаклар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре күргәзмәсендә булдылар. 30 га якын тәэмин итүче үз продукциясен тәкъдим итте. Анда азык өстәмәләре, препаратлар, сөт чистарту системалары, катнаш азык, запас частьләр җитештерү комплекслары, эчертү җайланмалары һәм башкалар тәкъдим ителде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Россия җитештергән препаратлар сыйфаты буенча чит илләрнекеннән калышмый, ә бәясе буенча үз чит ил кардәшләреннән күпкә арзанрак.

Семинарда республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары буенча быелның 1 кварталында терлекчелеккә йомгаклар ясалды, терлекчелекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International