ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

(Әлки, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Әлки районына Татарстанның баш ветеринария табиблары җыелды. Алар Татарстан Республикасы ветеринария пунктларында эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, семинар делегатлары иң элек Түбән Әлки һәм Юхмачы авыл ветеринария пунктлары эшчәнлеге белән танышты. Көннең икенче яртысында мал табиблары Базарлы Матак мәдәният йортында киңәшмәдә фикер алышты.

Эшчәнлекләре шулай ук үрнәк итеп куярлык мал табиблары да хисап тотты. Болар – Кукмара районының Зур Сәрдек мал табибы Рәхимулла Галимуллин, Арча районының Түбән Аты авылыннан Фидарис Фәйзрахманов һәм Лениногорск районының Сарабиккол ветпункт җитәкчесе Людмила Звонорева.

Маллар күп – табиб бер генә яки киресенчә
Республиканың ветпункт эшчәнлеге буенча тулы чыгышны Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов ясады. Аның сүзләрен бүлек башлыгы Алмаз Хисаметдинов шәрехләп, эшне җиренә җиткермәгән баш мал табибларына шелтә белдерде.

Солтан Латыйпов, конкрет мисаллар белән, җирлектә мал саны әз булып та, берничә хезмәткәр эшләвен яки киресенчә бер мал табибына билгеләнгән мал санының артык күп булу очракларын әйтте. Аны бүлдереп, Алмаз Гаптрәүфович:

“Малларны йә башка ветпункт балансына кертергә, йә әз мал карый торган хезмәткәрне монда билгеләргә кирәк. Авыл аралары якын булса, моның бер начарлыгын да күрмим. Йөкләнеше зуррак булган мал табибы 2-3 тапкырга күбрәк хезмәт хакы алмый. Булса, 2-3 меңгә артыграктыр”, – диде.

Баш ветеринария хезмәте җитәкчесе, кайбер район мал табибларына берничә тапкыр да шелтә белдерде.

Әйтик, Питрәч районының Шәле авылында бер табибка 4000 баш мал туры килә.

“Бу – бик зур сан. Ел әйләнәсендә мал табибы бер мал янына 10 тапкыр барырга тиеш. Йөреп чыга аламы ул аны? Шикләнәм! Шәле – Казанны сөт белән тәэмин итә торган авыл. Сыерлар мал табибына мохтаҗ авыл дияр идем. Шулай ук Чыты, Татар Казысы авылы ветпунктлары да мактарлык эшли димәс идем”, – диде.

Мисалларны дәвам итсәк, Саба районының Тимершык авылында 5010 баш терлек исәпләнә. Бары тик бер табиб эшли.

Тукай районының Теләнче Тамак авылында, киресенчә, 900 баш терлеккә 3 белгеч хезмәт күрсәтә. Бу – куелган йөкләнеш нормасының яртысына да туры килми.

Елына бер операция ясалмаган ветучастоклар да бар
Баш ветеринария идарәсе белгечләре, киңәшмә барышында ветпункт базасындагы клиниканың да тулы куәтенә эшләмәвенә басым ясады.

“Кастрация һәм стерилизация дә безнең эш. Ел буена бер генә авыл кешесе дә бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итмәве гаҗәп. Димәк, ветпунктларда мондый хезмәт күрсәтү төрен белмиләр. Дөрес, эт-мәчегә авыл җирендә артык игътибар юк. Әмма аягы өшүме, капкынга эләгеп зыян күрүме – берсе булса да мөмкин эш. Чүпрәле, Минзәлә, Питрәч районнарында ел буена бер операция дә ясалмаган”, – диде җитәкче.

“Әгәр кирәкле дару даруханәдә булса, халык әллә кая йөрмәс иде”

Шулай ук ветпункт базасындагы даруханә эшчәнлегенә дә аерым анализ ясалды.

Искәртеп үтик, рейд вакытында, Алмаз Хисаметдинов Түбән Әлки һәм Юхмачы авылларындагы даруханәләр белән дә ныклап кызыксынды. Әйтик, Юхмачы ветеринария пункты базасындагы даруханә аена 7-16 мең сумлык товар сата.

“Халыкка ни кирәк шуны кайтартыгыз. Язын халык тавык-чебеш ала, аларга кирәкле витамин һәм катнашмалар, җәйге челләдә чебен-черки, кортка каршы дарулар, маститка каршы препаратлар, марля кирәк. Көзен һәм кышын тавыкларга йомырка салдыру өчен, малларга витаминнар тәкъдим итегез”, – диде.

Солтан Латыйпов үз чыгышында даруханәләр буенча да саннар китерде.

“Әлмәтнең өч ветпунктының берсендә дә бер тиенлек тә керем юк”, – диде ул. Алмаз Хисамединов, аны бүлдереп:

“Үзегездә булса, халык боларны алыр өчен, шәһәргә барып та йөрмәс иде”, – диде. – Апас районының өч ветпункты да “нульдә”. Биредә шулай ук бер тиенлек товар сатылмаган. Тәтеш районыннан кайтканда, Иске Йомралы ветпунктына махсус кердем. Анда бер кыз утырып тора, башка берни юк".

Апасның ут күршесе булган Буа эшчәнлегенә дә шелтә белдерелде.

“Буада терлек асрамыйлармы әллә?” – диде ул баш мал табибына мөрәҗәгать итеп. – Дару булса, сатыла ул. Бу – сезнең эшләп бетермәвегез”.

Яшел Үзән районының бер ветпунктында нибары 68 сум керем. Әле анда барып карасаң, даруы да юктыр. 10 мең сумлык даруыгыз, башка товарлар тезелеп торсын. “Бездә ул бар, бу бар дип, игълан бирегез, халыкны кызыксындыра белегез”, – диде.

Даруханәләр буенча “кара исемлек”тә тагын Кама Тамагы, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай районнары да бар.

“Меркурий” программасыннан барлык мал табибы куллана белергә тиеш
Алмаз Хисаметдинов, киңәшмә ахырында, шулай ук ветеринария пунктларының “Меркурий” программасы белән эшләмәүләрен дә әйтеп узды. Ул – белешмәләрне электрон форматта бирергә ярдәм итә.

“2018 елга бөтенегез бу программада эшләргә өйрәнергә тиешсез. Ел ахырына кадәр без сезне ноутбуклар белән тәэмин итәбез. Ветучастокларга интернет кертү мәсьәләсен дә хөкүмәт дәрәҗәсендә чишәрбез дип уйлыйм”, – диде.

Искәртеп үтик, бүген Әлки районында, 2013-2013 елларда яңа модульле ветеринария пунктлары төзеп тапшырылганнан соң, мал табибларының эшчәнлегенә беренче тапкыр киңәйтелгән бәя бирелде. Семинар барышында мал табиблары үрнәк ветучастоклар белән танышты. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе иң алдынгы һәм артта баручы районнарны атады, мал табибларына ясалма каплатуда яңа бурычлар куйды, ерак авылларга хезмәт күрсәтү өчен, мобиль ветеринария пункт-машиналарыалыначагын хәбәр итте, Татарстанның башка районнарга караганда ветеринар әзерлегеюгары булуын билгеләп үтте, дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов, халыкның эт-мәчеләргә игътибар аз булуын әйтте. 
 


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе
Массакүләм матбугат чараларыннан укып, радио¬-телевидениедән ишетеп беләсездер, күрше респуб¬ликаның Татарстан белән чиктәш Туймазы районының Сайран һәм Үрмәкәй авылларында тилчә (ящур) белән зарарланган маллар табылган. Шул сәбәпле, биредә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Районыбызның ветеринария берләшмәсенең баш табибы Рөстәм Хашимов белән шул хакта сөйләшәбез.
– Тилчә чыганагына фермер хуҗалыгына Урта Азиядән санкциясез кертелгән сарыклар гаепле. Шул сәбәпле, Башкортстанда 500 мөгезле эре терлек юк ителәчәк. Татарстан Республикасының 11 ноктасында контроль постлары куелган. Болар: Актаныш районының Чуракай, Иске Байсар, Тыңламас, Паром, Ютазының Урыссу-Октябрьск, Алабакүл, Бөгелмәнең Ростовка, Баулының М-5 трассасы, Уба авыллары. Шулай ук Азнакай районының Тымытык, Мөслимнең Карамалы авылы чигендә дә махсус постлар эшли. Алар Башкортстаннан килүче барлык техниканы юып, дезинфекция ясап җибәрә.
– Тилчә нәрсә ул? Әлеге чир кешегә йогамы?
– Ул – пар тояклы малларда очрый торган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекция¬ле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.
Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый. Ә малдан хуҗасына тиз күчә. Зарарланучы малны караганда, тиресен эшкәрткәндә йогарга мөмкин. Хәтта мал йонындагы тузан кисәкчәләрендә дә вирус бар. Шулай ук тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә. Инкубация чоры – 1-7, сирәк очракта 21 тәүлеккә кадәр сузыла.
– Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Иң беренче чиратта, шәхси хуҗалыкларга читтән мал алмаска. Инде, терлек сатып йөрүчеләрне күргән очракта, кичекмәстән, ветеринария берләшмәсенә 2-21-27 телефонына шалтыратырга яки авыл җирлекләренә хәбәр итәргә кирәк. Шунысын да аңларга кирәк, әлеге чир ветеринария берләшмәсе өчен генә түгел, ә халык өчен дә куркыныч чир. Бу чирнең хәтәрлеге шунда, бүгенге көндә Башкортстанда 500 мөгезле эре терлекне яндыралар. Бу бик зур афәт. Безнең район да бик тыгыз урнашкан. Алла сакласын, әлбәттә. Тик күрше республикада шундый хәлләр булганда безгә дә уяулыкны югалтырга ярамый. Әйтеп киткәнемчә, әлеге чир кешегә дә йога.
– Алла сакласын, әлбәттә. Тик бу чирнең беренче билгеләре нинди?
– Мөгезле эре терлек әлеге чирне йоктырган очракта, тәнендә, сыерларның җилемнәрендә тимгелләр күренә. Температурасы күтәрелә, авыз эчләре бозыла. Шикләнгән очракта, терлекне көтүгә чыгармаска кирәк. Аннан соң, элек тилчә белән авырган мал да чирне йоктыручы булып тора. Шулай ук мал ташучы машиналарга да әлеге чир ияреп керергә мөмкин.
Ходай Тәгалә, сакланганны саклармын дигән. Ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең кисәтүләрен игътибарсыз калдырмыйк.

Гөлнар САБИРОВА
Әтнә таңы газетасы

12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөт сатучы эшмәкәрләрне яклап чыкты. Баксаң, сөт сатучыларның эшләре җайлы гына бармый: шәһәргә сөт сатарга килүчеләр көн саен ветеринария белешмәсе алырга тиеш. Янәсе, сөте сыйфатлы икәнен раслаучы документ.
2016 елның декабрендә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгына кертелгән үзгәрешләрдән соң шундый тәртип кертелгән. Эшмәкәрләр көн саен сөтләренең бер өлешен экспертизага китерергә тиеш, юкса, алар сөт сату өчен ветеринария хезмәтеннән документлар ала алмый. Ә күп кенә фермалар лабораторияләр урнашкан район үзәкләреннән шактый еракта. Эшмәкәрләргә сөтне көн саен анализга илтү шактый чыгым сорый. Бер көнлек әзер ветеринария белешмәсе фермерга, юл чыгымнарын исәпкә алып, якынча 1500 сумга төшә. Әйтик, әгәр 25 баш терлеге булган бер терлекчене алсак, аның сөт сатудан айлык кереме 200 мең сум тәшкил итә. Өч урында көндәлек сәүдә барышында, ветеринария белешмәләре өчен аена 75 мең сум акчасын чыгарып бирергә туры киләчәк, бу табышның 40 процентына якын өлеше дигән сүз. Ветеринария документлары булмаса, 20 мең сумга кадәр штраф яный. Татарстанда быел ярты млн сумнан артык суммага шундый 156 штраф салынган.
Составына Татарстан фермерлары кергән проект төркеме ветеринария хезмәте биргән таныклыкның 1 айга яраклы итү тәкъдиме белән чыга һәм көндәшлек мәшәкатьтән азат итүне сорый. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бу тәкъдимне хуплаган. Проект төркеменең тагын бер казанышы: ветеринария белешмәсен электрон рәвештә бирәчәк кушымта гамәлгә кертелә. Хәзер программа Казан һәм Яр Чаллыда сынала.
Шәхси эшмәкәр Илсур Миңнуллин бу мәсьәлә буенча чыгыш ясап: “Айга бер ала торган белешмә шушы суммага төшә иде, без аңа риза идек. Ә хәзер көн дә ала башласак бу документны, безнең бизнесыбыз туктый”, - диде.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдереп: “Көн саен белешмә сорау ахмаклык инде! Объект болай да тикшерелеп тора, күзәтчелек органы карап тора. Кирәк булса, ай саен тикшереп торырга тиешле. Ничек көн саен сөткә анализ ясатып булсын инде?! Алайса, хәзер күпме ветеринар кирәк соң инде безгә? Безгә хәзер ярты республиканы ветеринария инспекторы итеп эшләтәсе була бит!” – дип ризасызлыгын җиткерде.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов моның белән килешүен белдерде. “Әгәр фермерда, эшмәкәрдә даими баш саны, урамда даими сату урыны бар икән, белешмәне айга бер тапкыр алуны тәкъдим итәбез. Бу сорау җирле мал табибы контролендә булырга тиеш дип саныйбыз”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов Биектау башлыгы булып эшләгән чагын искә төшереп сөйләде. “Без сөт китерәбез, ә Казан сөт комбинаты акча түләми. Бер килдем, ике килдем – алар акча түләми. Мин аларга “сөтне сөт кибетләре янында сатачакмын” дидем дә, үзебезнекеләргә “сөт кибете янына басыгыз да, кибеттәге бәядән майлы сөт сатыгыз” дидем. Бөтен кеше безнең сөтне сатып ала башлады. Эш алга китте, акча керә...Минтимер Шәрипович мине чакыртып алды да, “Син нәрсә анда, партизанщина белән шөгыльләнәсең” ди. “Нәрсә булды? дим”. “Син анда шәһәрдә сөт сатасың икән” ди. “Әйе шул, сатам, сөт комбинаты акча түләми” дим. “Моны бик тикшерергә кирәк” ди. Мин аңа: “Минтимер Шәрипович, сез Боровое Матюшинога Мирный аша барганда, анда сөт сатып утыручылардан сөт сатып аласыз. Аларның документлары юк бит” дим. Шул вакытта ул кул селтәде һәм, без сөт сата башладык. Әмма без фермаларны тикшереп тордык, бу даими терлек икәнен белә идек. Сөттән бер кеше агуланганы юк әле, сөттән бер кешегә бер нәрсә булганы юк әле. Даими баш саны бар икән, ай саен тикшерелсә, сату нокталары булса, ниндидер аңлашылмаган әйберләр уйлап чыгармагыз! Бу ахмаклык!” – дип шелтә белдерде.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/11/150070/


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында, ресурс үзәге буларак төрле семинарлар, киңәшмәләр, очрашулар еш уза.
Узган атнада, мәсәлән, би¬редә ANIMALPROFI фо¬румы булып узды. Фо-рум¬да республика буенча һәм күрше төбәкләрдән 150гә якын кеше катнаш¬ты. Делегатлар арасында Башкортстан, Мари Иле, Чувашстан республика¬ла¬рыннан, Киров өлкә¬ләреннән килүчеләр дә бар иде. Форум бары¬шында ветеринария бел¬гечләре терлекчелек өл¬кәсендә яңалыклар бе-лән таныштылар, үзара фи¬кер алыштылар. Чара ве¬теринария фәннәре кан-дидаты, ветеринар та¬биб-консультант Петр Фен¬дриковның чыгышы белән башланып китте. Ул “Рациналь антибиоти¬ко¬терапия” темасына чы¬¬гыш ясады. Көн дә¬ва¬мын¬да “Сөт сыерларын ор¬лыкландыруда түбән нәтиҗәләрнең эндокрин сә¬бәпләре”, “Эре мөгезле терлекләрдә паразитоз¬га каршы көрәшнең такти¬ка¬сы һәм стратегиясе”, “Яшь маллар: яхшы старт – җиңүгә китерә”, “ Терлекчелектә гигиенаны про¬филактикалауның комп-лекслы системалары”, “Метаболик проблемалар: сәбәпләре, нә¬тиҗәләре, профилакти¬ка”, “Микотоксиннар: күз¬гә күренгән һәм яше¬рен куркыныч”, “Сарык асрау: төп авырулар, профилактика һәм дәвалау юллары” темаларына NITA-FARM , BIOMIN бел¬геч¬ләренең чыгышлары тыңланды. Делегатларга доклад белән чыгыш ясау¬чылар белән шәхсән бер¬гәләп эшләү мөмкинлеге дә тудырылган иде. Иң соңыннан түгәрәк өс-тәл артында барысы бер¬гә фикер алыштылар, форумда катнашучыларга дипломнар тапшырыл¬ды.

18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе
Әтнә районының хуҗалык җитәкчеләре, зоотехник, мал табибы, инженер һәм агрономнары составында җыелыш узды.
Биредә районыбыз үз канаты астына алган хуҗалыклар – “Ашыт”, “Кызыл Яр”, “Кишет”нең дә шундый ук белгечләре катнашты. Көн тәртибе буенча бары 2 мәсьәлә каралды, аның каравы алар бөтен авыл хуҗалыгын үз эченә ала. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов җитәкчелегендә узган җыелыш терлекчелеккә һәм зәб сөрүгә багышланды.
Баш мал табибы Рөстәм Һашимов мөгезле эре терлекнең көндәлек үсеше һәм аңа тәэсир итүче факторлар турында сөйләп узды. Бу вакытта һәр хуҗалыктагы терлек үсешенә анализ ясалып бара. Уңай яктан “Ленин”, “Шахтер” хуҗалыклары телгә алынды. Ә менә “Дусым”, “Уңыш” хуҗалыкларына бу өлкәгә игътибарны арттырырга кирәк. Уртача үсешкә ия хуҗалыклар да җитди тәнкыйть утына тотылды. Район башлыгы:
– Терлекне дөрес тукландыру, вакытында каплату мул продукция алуга китерә, – дип ассызыклады.
Җитәкчеләрдән һәм җаваплы белгечләрдән җитәрлек итеп терлек азыгы туплау һәм ашату рационы буенча нәтиҗәле эшчәнлек таләп ителә.
Икенче көн тәртибен ачып җибәреп, район башлыгы:
– Иң мөһиме – җирне төп эшкәртү, ул бөтен игенчелекнең нигезе, – дип билгеләде.
Дөрестән дә, калган барлык җир эшкәртүләр шуңа бәйле. Әйтик, дым туплау тирән эшкәртүгә, сыйфатка бәйле. Моннан тыш, культивацияләү дә, шул ук урып–җыю да төп эшкәртү сыйфатыннан, басу тигезлегеннән тора.
Җыелыш орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Тәлгать Садыков һәм районның “Гостехнадзор” җитәкчесе Рафил Сабиров чыгышлары белән дәвам итте. Алар зәб сөрүе барышы белән чагыштырып, бу өлкәдәге кимчелекләрне атап уздылар һәм алардан котылу юлларын күрсәттеләр.
Кызганычка каршы, әлегә зәб сөрүе акрын бара. Бу эшне тоткарлаучы төп факторлар булып саламны вакытында җыймау һәм агрегатларның эшен ике сменалы итеп оештырмау тора. Бәхәссез, көзге көнгә ышаныч зур түгел: иртән чалт иткән аяз булса да, төштән соң күк йөзен болыт баса. Бу очракта сменалы эш коткара.
Соңыннан алга бурычлар куелды:
1. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәр трактор буенча мәгълүмат алып барырга тиеш.
2. Бу өлкәдәге җитешсезлекләрне һәрдаим күрсәтеп бару мөһим.

Хәмит НӘКЫЙПОВ
“Әтнә таңы” газетасы


21
август, 2017 ел
дүшәмбе
Сыерларны машина белән саву операторларының 44нче Республика конкурсының тантаналы ачылышына килүчеләр бик күп иде.
“Мәңгәр”дәге тантанада Татарстан Хөкүмәте вице–премьеры Марат Әхмәтов, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм башка бик күп рәсми затлар катнашты.
Конкурсның тантаналы ачылышында безнең Реваль Хисмәтуллин башкарган Татарстан гимны астында республика әләмен мондый бәйгеләрнең 5 тапкыр җиңүчесе (соңрак алтынчы тапкыр җиңүен дә белдек) Мамадыш савымчысы Сания Насыбуллина белән безнең “Мәңгәр” савымчысы Сәрия Сабирова күтәрде.
- Терлекчеләргә аерым җылы мөнәсәбәттә мин, бу колхоз җитәкчесе булып эшләгәндә йорт саен диярлек кереп савымчы эзләп йөргән чордан ук килә, – дип башлады үзенең сәламләү сүзен Марат Готыф улы. – Әтнә ягы – ак як, милләтебез өлгесе. Территориядәге квадрат метрга дип исәпләсәк, иң күп сөт монда. Ә инде бу бәйгенең сөт чишмәсе ташып торган районда узуы – зур мәртәбә. Ә җиңүгә килсәк, бар кеше дә җиңүче була алмый. Аның каравы ял итеп кайтырсыз. Һәрбарчагызны тәбриклим.
Габделәхәт Хәкимов та сыер савуның авыр хезмәт булуын билгеләп:
- Сезне Казан артының бишегендә сәламләвемә бик шатмын. Һәрберегезгә уңышлар насыйп булсын, – диде.
Соңыннан Сабантуй барышын, савымчы кызларның кул көрәштерүләрен күзәттеләр, тораклар һәм алардагы эш барышлары белән таныштылар.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе
Терлекчелек тармагына йогышлы һәм аеруча куркыныч булып саналган нодуляр дерматит яный.
Авыру ничек башлана? Малкайның температурасы күтәрелә, тәнендә төерләр барлыкка килә, ашкайнату системасы зарарлана, эчке органнары шешенә, тын юллары кысыла. Авыру башлануга малның аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла, күзеннән яшь килә. Сыерның сөте куера, алсу төскә керә, җылытканда ул гель сыман сыекчага әверелә. Ә менә яңа туган бозауларда нодуляр дерматитны ачыклау кыен. Аларның тиреләре бозылмый, бары эчләре китә, бизгәк тота. Бу авыру мөгезле эре терлекләрдә генә булмый: аның сарык, кәҗәләргә дә йогуы мөмкин.
Россия территориясендә ул беренче тапкыр 2015 елда Краснодар өлкәсендә теркәлде. Быел дерматит үзенең барлыгын Самара, Оренбург һәм Волгоград өлкәләрендә искәртте.
Агымдагы елның июль аенда гына Оренбург өлкәсе Соль-Илецк, Ташлы, Илек, Яңа Сергиев районнарында 19 авыру очрагы теркәлгән. 115 баш терлек авырган өлкәдә карантин игълан ителгән. Иң аянычлысы шул: бу өлкә чикләре Татарстаннан әллә ни ерак түгел.
Нодуляр дерматит терлекчелек тармагына зур икътисади зыян сала. Көтүнең яртысы диярлек авырый, 10 проценты һәлак була. Бу чиргә нәселле хайваннар аеруча бирешә, ә терелгәннәре озак вакыт вирусны йөртүчеләр булып кала. Чирле малның савылган сөте эчүгә яраксыз. Ит продукциясе зур югалтулар кичерә. Тире чималының сыйфаты төшә.
Вирусны, нигездә, талпаннар, чебеннәр һәм башка канэчкеч бөҗәкләр тарата. Шулай ук бу чир йогышланган мал азыгы, су, һава һәм сөт аша да күчәргә мөмкин. Кайбер кошлар да, мәсәлән челән, таратучы була.
Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару уйлап табылмаган. Шуңа күрә авырган мал үлемгә дучар ителә.
“Бу авыруны районга кертмәс өчен эре хуҗалыклар һәм йорт хайваннары булган кешеләр нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?” дигән сорау белән Азнакай район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттек.
– Барыбызга да бик уяу булырга кирәк. Күрше районнардан һәм чыгышын белмәгән мөгезле эре терлекләрне кайтарудан баш тартырга кирәк. Сатып алыр алдыннан безнең берләшмә белән киңәшләшергә мөмкин. Аннан соң, чирле малны арзан бәягә сатучылардан алданмаска тәкъдим итәр идем. Бу – төп профилактика. Шулай ук халыкның ветеринария белгечләре таләбе буенча тикшерүләр һәм вакцинация үткәрүгә каршы килмәве сорала. Терлек суеп, итен сату турында, бигрәк тә берничә терлек кинәт һәм берүк вакытта чирләп киткән очракта тиз арада ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук хайваннарны канэчкеч бөҗәкләргә каршы репеллентлар белән эшкәртү мөһим, – дип хәбәр итте ¬¬¬ Рөстәм Әхмәтшин.
Мөгезле эре терлектә нодуляр дерматитның клиник билгеләре күренгән очракта кичекмәстән Азнакай ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Тел: 7-19-99
Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА
“Маяк” газетасы

17
июль, 2017 ел
дүшәмбе
Россиядә мөгезле эре терлеккә зыян китерә торган яңа инфекция ачыкланган һәм ул Татарстанга да яный. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов кисәтте.
“Безнең төбәк өчен бераз экзотик булган куркыныч якынлашуы хакында кисәтәсем килә. Аның Татарстанда барлыкка килүе бик мөмкин. Бу бик куркыныч авыру. Кызганыч, ныклы вакцина әле уйлап табылмаган, әмма ул сарыкларда ачыклана торган чәчәк авыруына охшаш. Шуңа да чәчәк авыруына каршы булган дару бу очракта да ярдәм итә”, - диде ул.
Акрынлап, “төенле дерматит” Татарстан Республикасы чикләренә дә якынлаша. Вирус чыганагы Оренбургта ачыкланган инде. Безгә 300-400 чакрым гына калган дигән сүз. Шуңа да кисәтү чаралары күрү кирәк”, - дип саный Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе.
Нодуляр дерматит белән авырган малларның 50 процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Беренче чиратта ул югары продукцияле малларга иярә. Токым китерергә әзерләнгән хайваннар яралгыларын югалта. Алга таба исә чирле малларны асрау тыела.
“Бу безнең өчен нәрсә белән куркыныч? Татарстанда эре мөгезле терлек күп күләмдә үрчетелә. Шуңа да нодуляр дерматит һәм тилчә авыруы Республика икътисадына дуңгызларның Африка чумасына караганда да күбрәк зыян китерергә мөмкин”, — дигән фикердә Александр Козлов.
Инфекция жэй айларында көчәер дип фаразлана, чөнки бу вакытта канэчкеч бөҗәкләр саны арта, ә инфекцияне төп таратучылар булып шушы божәкләр санала.
Терлек ташучыларга куела торган иң беренче таләп: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер мал-туар да кертелергә тиеш түгел. Икенчедән, кайтасы малның 1 нче форма ветеринар белешмәсе булуы зарур, булмаган очракта 1 ай вакыт эчендә карантин үтәргә тиеш.
Әгәр дә нодуляр дерматит бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру хайванны үз урынында аерып калдырырга кирәк.
Саба территориаль бүлеге баш даүләт ветеринар инспекторы Гарипов И.Г.

7
июль, 2017 ел
җомга
Ветеринар лаборатория мөдире Шәүкәт Яруллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә дымлылык һәм протеинга яшел масса тикшерәләр. “Үзебезнең “Тукай”, “Шахтер” бик актив”, - ди ул. Бу күрсәткечләр нинди азык әзерләүгә, технологиягә нык бәйле. Аксымлы өстәмәләрне башка районнардан да килеп тикшертәләр. Моның буенча да лаборатория юлын шул ук “Тукай”, “Шахтер”, “Ленин” вәкилләре таптый. “Ә “Дусым” силосның органик кислотасын тикшертә, азык сыйфаты шуңа нык бәйле”, - ди.

29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Үзенең хезмәт юлын Тукай районы авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә багышлаган Әнсәр Әхәт улы Әбделмановны соңгы юлга озатырга, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашырга бик күп кеше килгән иде.
ТР Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәләхов, республика ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, Тукай районы авыл җирлекләре башлыклары, мәрхүмнең барлык авылдашлары, Тукай районы халкы җыелган иде.
Әнсәр Әбделманов Тукай районы Түбән Суыксу авылы мөселман зиратында җирләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International