Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары балык Бистәсе районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешент тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария кайгыдәләре үтәлмәү ачыкланмаган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләр бетерелгән, ветеринария таләпләре үтәлгәнлеге ачыкланган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Молькеево юлында юл транспорт иминлеге инспекторлары белән берлектә 1 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Мөслим районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә Мөслим районындагы авыл хуҗалыгы кошларын асрау белән шөгыльләнүче крестьян фермерлык хуҗалыгында ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында кимчелекләрнең тулысынча бетерелмәгәнлеге ачыкланган. Хуҗалык җитәкчесенә штраф түләргә туры киләчәк.
Бу көннәрдә Мәскәүдә Россиякүләм “Алтын көз 2018” агросәнагать күргәзмәсе эшли. Анда Татарстаннан ветеринария белгечләре делегациясе дә катнаша. Делегацияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов җитәкли. Әлеге күргәзмә ел саен авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать хезмәткәрләре көненә багышлана.
9 нчы октябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Андрей Никитин Мөслим районындагы балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында 20 кг сыер итенә ветеринария белешмәсе булмау факты ачыкланган. Гаепле зат административ хокук бозу буенча штраф түләргә тиеш була.