ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казандагы белем бирү йортында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында белем бирү йортына ветеринария белешмәсе булмаган килеш ит китерелүе ачыкланган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.

“Агробизнес комплексы кадрларын укыту институтында” авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү темасына багышланган укулар үтте. Укуларда ветеринария белгечләре дә катнашты. Теория һәм практик өйрәнүләрдә мәҗбүри булган очракта беренчел ветеринария ярдәме күрсәтү алымнарын өйрәнделәр. Укулар имтиханнар һәм таныклыклар тапшырып тәмамланды.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары “Тәтеш районы картлар һәм инвалидлар интернат йортында” алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Планнан тыш тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә алдан табылган икмчелекләрнең бетерелүе, ветеринария кагыйдәләренең үтәлүе ачыкланган.  

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов кадрлар бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү 1918 нче елдан башлана. Теләсә кайсы оешма, җәмгыятьнең кадрлар хезмәте бар. Кадрлар хезмәте вәкилләре оешмада нинди белгечләр эшләвен билгели. Алар төрле яклап белемле булырга тиешләр. Сезгә исәнлек, эшегездә зур уңышлар телим.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Молькеево юлында юл транспорт иминлеге инспекторлары белән берлектә Арча районыннан Чувашия республикасына 5 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

 


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама районында хайваннар өчен куркыныч авыруларны ликвидацияләү буенча махсус өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләрдә Түбән Кама районы һәм шәһәре ветеринария берләшмәсе белгечләре, Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары, Роспотребнадзор, Россельхознадзор, МЧС хезмәте, янгын хезмәте вәкилләре, район администрациясе җитәкчелеге катнашты. Чарадан соң Татарстан территориясенә себер түләмәсе авыруын кертмәү, аны профилактикалау алымнары турында сөйләштеләр.  

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында 17 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Тикшерү барышында сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган: Ульяновск өлкәсеннән Алексеевский районына ташылучы сөткә ветеринария белешмәсе булмаган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Чистай шәһәрендәге “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә бозулар ачыкланмаган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Нурлат районындагы бер мәктәптә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Планлы тикшерү вакытында кагыйдә бозулар ачыкланмаган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 19 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында тиешенчә бикләнмәгән цистернада сөт ташу очрагы ачыкланган. Бу – ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле зат штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International