Татарстанның ветеринария белгечләре “Алтын көз 2018” күргәзмәсендә ике алтын, бер көмеш медальгә лаек булды: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Яр Чаллы ветеринария берләшмәсе алдын медаль, Кукмара районы ветеринария берләшмәсе көмеш медаль алды.
Баш ветеринария идарәсенең ревизион эшче төркеме Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсендә 2017 – 2018 еллык финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габдулхак Мотыгуллин җитәкчелегендә киңәшмә үтте.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә махсус рейд вакытында тиешле булмаган урында сөт, сөт продуктлары, балык сату урынын ачыклаганнар. Сатучы үз продукциясенәтиешле ветеринария белешмәсен алмаган. Гаепле кешегә карата административ штраф турында протокол төзелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы бер мәктәптә ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең төзәтелүен тикшерде. Тикшерү вакытында күрсәтмәләрнең вакытында үтәлүе ачыкланган.
Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы “Туган як” агрофирмасында алдан табылган икмчелекләрнең бтөзәтелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлгәне, кимчелекләрнең вакытында бетерелүе ачыкланган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Нурлат районы Түбән Чаллы авылындагы мәктәптә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.
11 нче, 12 нче октябрь көннәрендә Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Мөслим районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә кошлар асраучы крестҗян-фермерлык хуҗалыкларын тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең кайсыберләре үтәлмәгәнлеге ачыкланган. Кабат протокол төзелгән.
Бүген Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре үзләренең территориясендә агачлар утыртты. Аңа кадәр көузге өмә уздырдылар: ветеринария берләшмәсе ишегалдын чистарттылар, агачларның кәүсәләрен буядылар.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районы Төньяк Нурлат авылында 35 кг күләмендә елга балыгы сатучының ветеринария таләпләрен үтәмәвен ачыклаган – балык ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Сатучыга карата административ протокол төзелгән, сату туктатылган.