ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

24 нче октябрь көнне дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау максатыннан Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районында махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында Елантово авылында йорт дуңгызының ирекле йөрү очрагы ачыкланган. Мал хуҗасы административ штрафка тартылган.  

Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольцо - 1” постында 1695 кг күләмендә туңдырылгын итне ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы законны бозучы административ штрафка тартылган.

22 нче – 24 нче октябрь көннәрендә Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Мөслим районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә райондагы кошчылык хуҗалыкларында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында кабат ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү очраклары табылган. Нәтиҗәләр буенча протокол төзелгән.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Цивильск - Сызрань юлында эре мөгезле терлек ташыганнан соң тиешенчә дизенфекция үткәрелмәгән машинаны туктатып, хуҗасына протокол төзи – ветеринария таләпләре үтәлмәгән.


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы Сибгат Хәким исемендәге мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үүтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә бозулар ачыкланмаган.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында юл транспорт иминлеге инспекторлары белән берлектә сөт ташыганда ветеринария таләпләре үүтәлмәүне ачыклаган – 0,65 тонна сөткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепе зат административ штрафка тартылган.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Сарман районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен, терлекчелек продукциясен саклау һәм эшкәртү барышында кагыйдәләр саклануын тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган.  Нәтиҗәдә протокол төзелгән, кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.

23 нче октябрь көнне Нурлат районы ветеринария берләмшәсендә ветеринария белгечләренең зона-ара киңәшмәсе үтте. Киңәшмә барышында узган 9 айга эш нштиҗәләре ясалды, киләсе 2019 елга план кабул ителде. Эпизоотиягә каршы чаралар үтәлеше тикшерледе.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланмаган.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге базар янында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сату очрагын ачыклаган. Гаепле гражданкага админстратив штраф турында проткол төзелгән, аңлату эшләре алып барылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International