29 нче соктябрьдән – 2 нче ноябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 5548 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 2019 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 1137 тапкыр кан тикшергән, 229 тапкыр патологик материал;
- Бактериология бүлеге 22 тапкыр паталогик материал, 2 тапкыр сөт, 2 тикшерү гистологиягә, 2 мәет тикшерелгән;
- Биохимия бүлеге 9 тапкыр терлек азыгын, 28 төрле кан тикшергән;
- ПЦР бүлеге 235 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 8 тапкыр сөт, 5 тапкыр ит тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 42 тапкыр капрологиягә, 1 тапкыр балыкка, 1 тапкыр кыслага тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 4 тапкыр сөт тикшерелгән, 4 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы территориясендә эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – маллар тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган, маллар сату туктатылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Искке Чүпрәле авылында 5 урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш бозаулар сату очрагын ачыклаган. Гаепле затларга карата административ хокук бозу буенча проткол төзелгән, бозауларны сату туктатылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында дежур тору вакытында Ульяновск өлкәсеннән ташылучы бер тонна бал кортлары азыгына тиешле ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклый. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары контролендә Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре “Агро- Основа” предприятиесенә караган хуҗалыктагы 1297 баш эре мөгезле терлккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында Чувашия республикасыннан Ттарстанга маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үтмәгән транспорт чарасын туктаткан. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче трафка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча шәһәре территориясендә ветериария белешмәсе булмаган килеш 50 кг күләмендә елга балыгы сату очрагыни ачыклаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәрендә эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветерианрия таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар штраф түләячәк, бозаулар сату туктатылган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары контролендә Тукай районы “Биклән” хуҗалыгындагы 510 баш эре мөгезле терлеккә элек екртелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Чын күңелдән сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм! Бу - Татарстан һәм Россия үсеше өчен халыкларны берләштерү бәйрәмнәре булсын. Без барыбыз да – яшькә, һөнәргә, нинди дингә ышануыбызга да карамастан – бердәм халык. Уртак көч белән генә заманча җәмгыятьтә дустанә мөнәсәбәт булдыра алабыз. Бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим!