ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман авылында ветеринария белешмәсе булмаган килеш кош итен сатучыга админстратив штраф турында беркетмә төзегән.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сату очрагын ачыклаганнар. Гаепле зат штрафка тартылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында бер партия терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Актаныш районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Тамыр” җәмгыятендә 733 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөт сату очрагын ачыклаган. Гаепле затка штраф язылган, сату туктатылган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Лаеш районыннан Түбән Новгород өлкәсенә ветеринария белешмәсе булмаган килеш тавык йомыркасы ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы бистәсендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш 28 кг күләмендә колбаса эшләнмәләре сату очрагын кисәткән. Гаепле затка карата административ штраф итурында беркетмә төзелгән.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районында бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чувашия республикасына 7 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ  штраф турында беркетмә төзелгән.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш Югары Ослан районыннан Лаеш районына 850 баш үрдәк ташу очрагын кисәткән. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International