ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

19 – 26 нчы ноябрь көннәрендә саба районы ветеринария лабораториясе түбәндәге күләмдә тикшеренүләр үткәргән:

-         29 тапкыр сөт сыйфаты ткшерелгән;

-         7 тапкыр эре мөгезле терлектән патологик материал тикшерелгән;

-         10 тапкыр дезинфекция сыйфаты тикшерелгән;

-         10 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр;

-         6 тапкры кетан тәнчекләренә тикшерү үткәрелгән;

-         10 тапкыр канга биохимик анализ ясалган;

-         161 тапкыр кананализы лейкозга, 177 тапкыр бруцеллезга тикшерелгән;

-          138 түшкә сыер итен, 1 түшкә сарык итен, 29 тапкыр сөт һәм сөт продукциясен ветеринар-санитар экспертиза бүлеге тикшергән.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 3 урында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш маллар сату очрагын ачыклаган. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында кизү вакытында 12 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаганнар: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга административ штраф турында беркетмә төзелгән.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә терлекчелек продукцияләрен сатканда ветеринария таләпләре бозылуны булдырмау өчен эшләде. Ярминкә вакытында ветеринария өлкәсенә кагылышлы булган кимчелекләр ачыкланмаган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Камышла” постында юл патруль хезмәте белән берлектә кизү вакытында 19 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында маллар ташыганнан соң тиешле дезинфекция үтмәгән машина хуҗасына административ штраф салынган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында ветеринария белешмәсе белмаган килеш маллар сату очрагын ачыклаган. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында Башкортстаннан Әгерҗе районына маллар ташыганнан соң тиешле дезинфекция үтмәгән машина баруын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ штраф түләргә тиеш була.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Дубрава” хуҗалыгында 433 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр. Туберкулинга уңай нәтиҗә биргән мал ачыкланмаган.

Баулы районы мәктәп укучылары “Хыяллар чынга аша” дип исемләнгән һөнәр сайлау проектында катнаша. Проектның икенче этабында катнашучылар “Кзыл-Яр” хуҗалыгында булып ветеринар һөнәре белән таныша алды. Бу көнне хуҗалыкта Баулы районы ветеринария хезмәте белгечләре малларга вакциналар ясады, тикшерү өчен кан алды.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы бер балалар бакчасында ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International