Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында бер партия терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.