Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында терлекчелек продукциясен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Башкортстаннан Кукмара районына 8 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан районыннан Чувашия республикасына ике баш мал ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: 136 кг ит фаршы ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затка карата администартив штраф турында беркетмә төзелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районыннан Чувашия республикасы Шыгырдан авылына 300 кг күләмендә бракка чыгарылган сыер итен ташу очрагын ачыклый. Ветеринария турындагы законны бозучы административ штраф түләргә тиеш була.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында юл патруль инспекторлары белән берлектә транспорт чараларын тикшергәндә 403 кг күләмендәге туңдырылган балыкка тиешле ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылындагы балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләрнең бетерелгән булуы ачыкланган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы бер балалар бакчасында ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр вакытында бетерелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сухрау авыл җирлеге башлыгы белән уртаклашып крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Ветеринария җелгечләре авыл хуҗалыгы маллары, кошлар сатып алганда, асраганда үтәлергә тиешле ветеринария таләпләре турында сөйләде.
Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республиканың ветеринария белгечләре хисап киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды. Терлекләрдә инфекцион авыруларны профилактикалау, биотермик чокырларны, үләт базларын тәртипкә китерү турында да сүз барды.