Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республиканың ветеринария белгечләре хисап киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды. Терлекләрдә инфекцион авыруларны профилактикалау, биотермик чокырларны, үләт базларын тәртипкә китерү турында да сүз барды.