Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Башкортстаннан Кукмара районына 8 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.