Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Апас районында гражданнарны кабул итәчәк

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

2019 елның 15 гыйнварында Апас районында сәгать 10.00 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов буенча гражданнарны күчмә кабул итү көнен уткәрәчәк. (Совет урамы, 5 йорт)

Гражданнар үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча шәхсән мөрәҗәгать итә алалар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

- хайваннарда, шул исәптән авыл хуҗалыгы терлекләре, йорт хайваннары һәм зоопарктагы җанварлар, башка җәнлекләр, кошлар, балыклар, умарта кортларында йогышлы  һәм башка авыруларны булдырмау һәм юк итү буенча чараларны гамәлгә ашыру, терлекчелектә ветеринария хезмәте күрсәтү буенча куелган региональ планны үтәү;

- ветеринар-санитар юнәлештә терлекчелек продукциясе куркынычсызлыгын тәэмин итү, закон кысаларында дәүләт ветеринария күзәтчелеген тәэмин итү;

- халыкны хайваннар һәм кешеләр өчен куркыныч булган авырулардан саклау;

- Татарстан территориясен читтән кергән терлек авыруларыннан саклау.

Кабул итүгә язылу 8(84376) 2-15-63 телефон номеры аша башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International