Шимбә көнне, 6 апрельдә иртәнге сәгать 6дан Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә ярминкә комплексы ) авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкәләр эшли башлаячак.
Ярминкәләр башланганчы һәм аларны үткәрү чорында продукциянең сыйфатын ТР ветеринария хезмәте хезмәткәрләре даими контрольдә тота.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә көнне 2019 елның 27 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Спас муниципаль районында ветеринария санитарлары өчен ике атналык курслар тәмамланды.Сертификатларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин тапшырды. Барлыгы 16 кеше сертификат тапшырылды.
"Мәскәү-Уфа» М-7 юлында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария инспнкторлары тарафыннан эре мөгезле терлек ташу факты ачыкланды. Транспорт элемтәсез башкарыла (бәйләнмәгән). Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
"Чаллы-Зәй-Әлмәт» стационар постында ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 10 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде.Бу очракта мөгезле эре терлек һәм кош ташыган автомобильләрдә авыл хуҗалыгы кош-кортын һәм терлекне йөртү кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 8 статьясы санитария таләпләре үтәлмәгән.
Лейкоз вирусыннан сәламәтләндерүне активлаштыру һәм 2019 елның 2 апреленнән алып 11 апреленә кадәр Татарстан Республикасының биш зонасында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә гамәли ярдәм күрсәтү максатларында «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эре мөгезле терлек лейкозыннан савыктыру»мәсьәләсе буенча семинар - киңәшмә узачак.
Бүген әлеге чара Балык Бистәсе муниципаль районының Мәдәният йорты бинасында узды.Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вячеслав Токранов,Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов,шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре катнашты .
Быел Хөкүмәт шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан лейкоз терлекләрен тапшырган һәм таналар алган вакытта 40 мең сум күләмендә өстәмә субсидия бирү күздә тота. Бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк, якындагы 2-3 елда бу программа туктатылырга да мөмкин.
Семинар-киңәшмәләр шулай ук 9 апрельдә - Әлмәт, 11 апрельдә - республиканың Апас районнарында планлаштырылган.
Бүген Аксубай районында «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эре мөгезле терлек лейкозыннан савыктыру» мәсьәләсе буенча семинар - киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторы Казан-Нурлат автоюлында дежур торган вакытта Мамыково авылындагы 42 нче номерлы ППВКДА юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә 13 автотранспорт тикшерелде, шуларның 8-ге контрольдә тотыла торган йөк ташыган. Тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Хокук бозучылар РФ КоАП 2, 10,8 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль ветеринария инспекторлары, ТР Россельхознадзор управлениясе, "Югары Ослан районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" житәкчесе тарафыннан Н.Н. Шарапов шәхси эшмәкәрнең сугым цехын III компартментка кертү очен тикшерелделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләр ачыкланды һәм аларны бетерү өчен вакыт бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең белгечләре, Түбән Кама территориаль ветеринария инспекция начальнигы Андрей Никитин һәм Мөслим районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең начальнигы Ришат Шәяхмәтов Башкортостан Республикасы һәм Бакалы муниципаль районы ветеринария идарәсенең "Хайваннар аеруча куркыныч авыру учагы барлыкка килүгә бәйле гадәттән тыш хәлләрне бетерү" буенча команда-штаб тренировкасында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль ветеринария инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы территориясендә яшь тавыкларны санкцияләнмәгән рәвештә сатуның 3 ,ә нәкъ әлеге төр кошларга ветеринария документлары булмау факты ачыкланды.Ветеринария документларын рәсмиләштерү эшләрен оештыруның ветеринария кагыйдәләрен, ветеринария документларын электрон формада рәсмиләштерү тәртибен һәм Ветеринария документларын кәгазьләрдә тутыру тәртибен раслау турында « Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган.Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.