«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эре мөгезле терлек лейкозыннан сәламәтләндерү».

2019 елның 5 апреле, җомга

Лейкоз вирусыннан сәламәтләндерүне активлаштыру һәм 2019 елның 2 апреленнән алып 11 апреленә кадәр Татарстан Республикасының биш зонасында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә гамәли ярдәм күрсәтү максатларында «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эре мөгезле терлек лейкозыннан савыктыру»мәсьәләсе буенча семинар - киңәшмә узачак.

Бүген әлеге чара Балык Бистәсе муниципаль районының Мәдәният йорты бинасында узды.Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вячеслав Токранов,Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов,шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре катнашты .

Быел Хөкүмәт шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан лейкоз терлекләрен тапшырган һәм таналар алган вакытта 40 мең сум күләмендә өстәмә субсидия бирү күздә тота. Бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк, якындагы 2-3 елда бу программа туктатылырга да мөмкин.

Семинар-киңәшмәләр шулай ук 9 апрельдә - Әлмәт, 11 апрельдә - республиканың Апас районнарында планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International